Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тиз аякка бастырдылар»: Ашыгыч ярдәм хезмәткәре коронавирус белән авыруын сөйләде

Ир-ат вирусны кайда йоктырганын әйтә алмый

Мәскәүдә ашыгыч ярдәмдә эшләүче хезмәткәр коронавирус белән авырган. Бу турыда ул «Вечерняя Москва» сайтына сөйләгән.

«Салкын тигәндәге кебек авырый башладым. Артык берни сизмәдем. Температурам 38 градуска күтәрелде, йөткерә башладым, бик хәлсезләндем. Гади грипп яки ОРВИ вакытындагы кебек булды», — дип сөйли Иван (исеме үзгәртелә). Бу кеше «COVID-19 шул ук ОРВИ инде», ди. Тик коронавирус вакытында пневмония барлыкка килә, дип аңлата.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәре сүзләренчә, беренче билгеләр барлыкка килүгә үк ул больничный ала, бер атна өендә ята. Гадәти ысуллар белән дәваланып карый — күп итеп су эчә, температураны төшерә торган дарулар кабул итә. Берничә көннән ир-атның сулыш алуы кыенлаша. Иван хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аңа компьютер томографиясе ясыйлар һәм ике яклы пневмония булуын ачыклыйлар.

«Миңа 5 апрельдә үк тест ясадылар. Ул тискәре иде. Участок терапевтын чакырган беренче көнне үк ясаган тест тискәре нәтиҗә күрсәтте шул. Хастаханәдә миннән кабат анализ алдылар, анысы уңай нәтиҗә күрсәтте. Бөтен анализларны да өч көн эчендә ясыйлар. Антибиотиклар бирә башлагач ук хәлем яхшырды», — дип сөйли Иван.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрен Коммунаркадагы хастаханәгә илтәләр, диагнозы раслануга ук дарулар билгелиләр. «Мин анда биш көн яттым, барысын да шәп эшләделәр, бернинди дәгъвам да юк. Үпкәләрем тулысынча вирус белән зарарланган булуын исәпкә алсак, мине бик тиз аякка бастырдылар. Бәлки яшь һәм сәламәт кешеләр җиңелрәк авырыйдыр, аларга антибиотиклар да яхшырак тәэсир итәдер», — дип фаразлый ул.

Иван вирусны кайда йоктырганын әйтә алмый. Бәлки эштә, бәлки җәмәгать транспортындадыр, ди. Ул ашыгыч ярдәм оешмасында барлык саклану чараларын үти: махсус кием, саклагыч комбинезон, перчатка һәм респиратор кия.

 

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев