Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән шугалаклар ачыла

Беренче салкыннар җитү һәм кар ява башлау белән балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә түземсезләнеп чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуу вакытын көтәләр. Чаллыда ачык һавада дүрт мәйданчыкда шугалаклар ачылуы көтелә.

Шәһәрнең физик культура һәм спорт идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә 14 декабрь көнне Мәләкәс аръягы торак комплексында рәсми рәвештә шугалак ачылачак. 16 декабрь көнне шәһәрдәшләрне «Азатлык» мәйданы шугалагына чакырып калалар. 17 декабрьдә исә «Виктория» спорт мәктәбенә караган «Медэо» шугалагын ачып җибәрәчәкләр. Шәһәрнең иң олы шугалагын исә – ипподром территориясендәгесен – 22 декабрь  көнне ачып җибәрергә планлаштыралар. Биредә вакытлыча куллануга тимераяклар алып торырга мөмкин булачак, шулай ук аларны үткенләү урыны да булдырылачак. Гардероб та эшләячәк. Кичен исә шугалаклар яктыртылып торачак.
Әйтергә кирәк, ипподром һәм мәйдан территориясендә урнашкан шугалакларда бу сезонда бәяләр күтәрелмиячәк. Өлкәннәр өчен бер сәгать шуу бәясе шулай ук 100 сум кала, ә 14 яшькә кадәрле балалар өчен – 70 сум булачак. «Медэо» шугалагына керү бөтен кеше өчен дә 20 сум тәшкил итәчәк. Тагын шунысы бар: әлеге шугалакта прокатка алу өчен 400 пар тимераяк әзерләп куелган инде. Быел исә 53 пар тимераяк яңадан сатып алынган. Чаллылылар һәм шәһәребез кунакларына бәйрәм төсмере бүләе итү максатыннан, әлеге шугалакта декоратив утлар һәм төрледән-төрле гирляндалар да урнаштырылачак. Бүгенге көндә исә шугалакларны боз белән катыра башлар өчен тотрыклы салкын һава торышы урнашуын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актив ял