Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәхминә Яппарова: «Яңгыр яуган саен шушы хәл» - ФОТОЛАР

Зяб бистәсенең 15/22 йортында яшәүче Тәхминә Яппарова фатирына яңгыр үткән. Әле күптән түгел генә ясалган ремонт янә авария хәлендә.

«Ел да шушы галәмәт. Язын кар эрегәндә, җәй яңгыр яуган саен шушы хәл. Ремонтка акча җиткереп кенә өлгер», - дип зар елый ханым.

Әлеге шикаятьне без “Жилкомсервис” идарә итү компаниясенә юлладык. Команиянең үсеш буенча директор урынбасары Александр Шуралев болай дип җавап бирде:

- Хәзерге вакытта йортта капиталь ремонт бара. Заявка тикшерелә. Тагын да ризасызлыклар булганда, йортта яшәүчеләрнең дәгъвә бүлегенә шалтыратуын сорыйбыз.

Сүз уңаеннан, Яңа шәһәрнең 16/15 йорты 1нче подъездында яшәүче Эльвира Абдуллина борчулы мөрәҗәгать белән чыккан иде. Аларны шулай ук су баскан. Әлеге материалны моннан укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев