Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда иң зур мәктәпне ачу тантанасында катнашты - фотолар

Әлеге мәктәптә уку-укыту өчен кирәкле, дөнья стандартларына җавап биргән иң заманча техника урнаштырылган. Фәннәрне электрон күзлек аша 3D форматта үзләштерү мөмкинлеге дә булдырылган.

Соңгы елларда 1 сентябрь Чаллы өчен икеләтә истәлекле көнгә әйләнде. Белем бәйрәме белән беррәттән шәһәребездә өр яңа мәгариф учреждениеләрен ачу традициясе оешып китте. Агымдагы ел да калабыз укучыларын һәм ата-аналарын тагын бер мәктәп белән куандырды. Мәктәпнең дә ниндие бит әле?! Чаллы тарихында иң зурысы, моңарчы беркайчанда күрелмәгәне. 

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, шәһәрдәшләребезнең шатлык-куанычларын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Дәрәҗәле кунакны Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитетның идарә җитәкчеләре, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар каршы алды. 

“Без бүген истәлекле чара шаһитлары – республикабызда тиңе булмаган үзенчәлекле мәктәп ачабыз. Биредә җөмһүриятебезнең, илебезнең үсешенә саллы өлеш кертәчәк укучылар белем алачак. Моның өчен бар шартлар да булдырылган. Шунысы да мөһим, белем бирү белән беррәттән, бүгенге шартларда бигрәк тә, балаларыбызда патриотизм хисен тәрбияләүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Яшь буында туган җиребезгә, илебезгә иңне-иңгә куеп гомер итүче күпмилләтле халкыбызга, гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү мөһим. Шул рәвешле без, үзебезгә ышаныч белдергән республика һәм илебез җитәкчелегенә җавап итеп, рәхмәт хисебезне белдерә алабыз”, – дип изге теләкләрен ирештерде мәктәпне ачу танатансында Фәрит Хәйруллович.     

Калабызның 69 нчы бистәсендә урнашкан 62нче мәктәпкә, дөрестән дә, тел-теш тидерерлек түгел. Аңа зурлыгы буенча Чаллыда гына түгел, ә бар Кама аръягында тиңнәр юк. Бинаның гомуми мәйданы 29300 кв метрны тәшкил итә. Бу исә берьюлы 1500 балага белем алу мөмкинлеге бирә. Гадәти мәктәпләр мисал өчен 800-900 укучыга исәпләнгән. 

Белем сарае үзенең бизәлеше белән дә үзенә җәлеп итә. Мәктәпнең дизайны республикабызда игълан ителгән цифрлаштыру елының эмблемасына нигезләнеп ясалган. Бинаның диварларында зәңгәр, сары, кызыл, соры төсләр өстенлек итә. 

Әйтергә кирәк, мәктәп җиһазланышы ягыннан да алдыра. Сыйныфларга уку-укыту өчен кирәкле һәм дөнья стандартларына җавап биргән иң заманча техника урнаштырылган. Фәннәрне электрон күзлек аша 3D форматта үзләштерү мөмкинлеге бирүче сыйныфлар да бар хәтта биредә.

Бинада шулай ук укытучыларны укыту үзәге, административ корпуслар, медицина бүлеге, 530 урынга исәпләнгән ашханә, китапханә, зур һәм кече спорт заллары, ике өлештән торган бассейнны берләштергән спорт блогы да эшли. Моннан тыш мәктәп ишегалдында заманча футбол кыры, уен мәйданчыклары, йөгерү юллары, велосипед һәм самокатлар өчен махсус парковкалар да булдырылган.

Мәктәпнең тагын бер үзенчәлекле урыны – актлар залын аерым телгә алып китү урынлы булыр. Чөнки ул күләме буенча хәтта шәһәрнең танылган концерт залларын да уздыра. Мисал өчен “КАМАЗ” һәм “Энергетик” мәдәният учреждениеләре якынча 650-700  тамашачыны сыйдырса, әлеге белем йортында берьюлы 780 кеше тамаша карый ала. Өстәвенә әле аның сәхнәсе иң заманча ут һәм тавыш аппаратлары белән җиһазландырылган. Кыскасы иҗат һәм сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр чиктән ашкан.

Иҗат дигәннән мәктәптә өстәмә белем бирү эше дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Мәгълүм булганча, инде бүгеннән башлап укучы балалар йөзү, волейбол, көрәш, дзюдо, рәсем сәнгате түгәрәкләренә языла ала. Шулай ук киләчәктә синхрон йөзү буенча да түгәрәк ачарга ниятләре бар. Аны халыкара класслы спорт-мастеры җитәкләргә тиеш. Моннан тыш мәктәп кысаларында 6нчы музыка мәктәбе филиалы да үз ишекләрен ача. Анда йөрүчеләр нәкъ менә югарыда телгә алган мәһабәт залда вокал осталыкларын күрсәтә алачак. 

Мәгариф учреждениесенең кадрлар белән тәэмин ителеше дә игътибарга лаек. Укучылар белән югары белемле, тәҗрибәле укытучылар шөгыльләнәчәк. Нигездә, биредә 63нче, 69нчы комплексларда яшәүчеләрнең балалары белем алачак. Барлыгы 40 сыйныф тупланган. Башлангыч мәктәпкә (1-4 сыйныфлар)  - 728, төп мәктәпкә (5-7 сыйныфлар) – 312 бала кабул ителгән. Бу уку елында 8-11 сыйныфлар булмаячак. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу инде соңгы 7 елда төзелгән 7нче мәктәп. “Без үзебезгә ел саен бер мәктәп булдыру бурычын куйдык. Чөнки укучы балаларыбыз саны елдан-ел арта бара. Аларның һәркайсына уңайлы һәм заманча шартларда белем алу мөмкинлеге булдыру –  ул безнең изге бурычыбыз. Һәм, шөкер, республикабыз һәм илебез җитәкчелеге ярдәме белән, милли проектлар кысаларында, әлеге максатларыбыз чынга ашып килә. Әйтергә кирәк без дә хөкүмәтебезнең өметен аклыйбыз, мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз белән куандырып торабыз. Чаллы республикада гына түгел, ә хәтта илкүләмендә мәгариф лидеры булып танылды. Узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә әнә шундый югары бәя биргән иде. Киләчәктә дә яуланган үрләрдән түбән төшмәскә исәп. Алдыбызда замана таләбе – югары технологияләрдә эшли алырлык белгечләр әзерләү. Бүгенгедәй белем йортлары бу максатыбызга ирешү өчен ныклы җирлек булып тора”, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты Чаллы мэры Наил Мәһдиев мәктәп буенча оештырылган экскурсия барышында. 

Мәгълүм булганча, Наил Мәһдиев шәһәргә мондый заманча мәктәп кирәклеген узган ел Чаллыда, яңа балалар ачу чарасында, республикабыз Президентына ирештергән иде. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, эш башларга ризалыгын бирде. Шул рәвешле 2022 елның гыйнварында беренче нигез ташы салынган мәктәп 9 ай дигәндә төзелеп сафка да басты. Әлеге объектка барлыгы 2,4 млрд сум акча сарыф ителде.

“2021 елда янәшәдәге 63 микрорайонда социаль ипотека буенча йорт алган идек. Яңа фатирыбызга куанып бетәргә дә өлгемәдек инде менә мәктәпле дә булдык. Хәзер инде балаларыбыз кайда укыр икән дип баш ватасы юк. Җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәтлебез”, – ди 1нче сыйныфка баручы Адиләнең әнисе Лилия Миндигалимова. 

Мәктәп 1500 укучыга исәпләнсә дә, бу уку елында биредә 1100 гә якын бала белем алачак. Мәгариф учреждениесе җитәкчелеге белдерүенчә, моның берничә сәбәбе бар. Янәшәдәге 63 комплекста яңа йортлар төзелеп килә, моннан тыш генераль планда тагын берничә торак объектка урын каралган. Киләчәктә аларга йөзләгән гаилә күченеп киләчәк. Резерв урыннарны да нәкъ менә әлеге гаиләләр өчен калдырганнар.   

Барлык фотолар да - түбәндәге галереядә.

Илшат Солтанов фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф