Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбиячеләр ярышты

Чаллыда «Ел тәрбиячесе – 2019» конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләре билгеле булды

 Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Ел тәрбиячесе – 2019» шәһәр конкурсының финалы узды. Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелде. Аның максаты - «мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы» һөнәренең социаль абруен күтәрү, педагогларны мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлекнең яңа формаларын эзләргә этәрү һәм кызыксындыру, талантлы, иҗади педагогларны ачыклау.

Быел конкурста шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 133 педагог катнашты. Конкурсның финал этабы алдыннан ике тур узды. Алдагы турларда конкурсантлар башка бакча балалары белән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру, портфолиодагы эш тәҗрибәсен күрсәтү кебек сынаулар үтте. Беренче һәм икенче тур нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган 9 педагог финалга чыкты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча мактаулы III урынга 45 нче «Машенька» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Лариса Ефимова лаек булды. II урынны 19 нчы «Аленка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Харисова яулады. Конкурсның абсолют җиңүчесе итеп 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасының физик культура инструкторы Илмира Фәрхетдинова танылды.

 

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Ел тәрбиячесе - 2019» шәһәр конкурсын үткәрү турында» карары нигезендә җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылачак:

1 урын – 50 000 сум; 2 урын – 45 000 сум; 3 урын – 40 000 сум, ә номинацияләрдә җиңүчеләр 15 000 сумлык сертификатлар алачак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакча