Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булды

Бүген шәһәр иртән дошман БПЛА һөҗүменә дучар булды.

Түбән Кама иртән дошман БПЛА һөҗүменә дучар булды. Һөҗүм нәтиҗәсендә сәнәгать объектлары да, гражданлык объектлары да зыян күрде. Бер предприятиедә янгын чыккан, аны сүндерәләр, җитештерү процессы туктатылмады.

«Кызганыч, һөҗүм астына иртән өйләрендә йоклап яткан тыныч халык эләгә. Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә 4 зыян күрүче бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Бер пилотсыз очкыч агачка эләгә һәм бәрелү аркасында янәшәдә торган автомобильгә зыян китерә. Анда 4 яшь кеше була. Икесе һәлак була, тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята. Гражданнар һәм сәнәгать объектларында зыян күрүчеләр – 12. Аларның хәле табиблар күзәтүендә», - дип сөйләде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин юл тотты. Республика Рәисе кыска вакыт эчендә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне йөкләде. Зарарланган фатирларда яшәүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру оештырырга кирәк була. Һава шартларын исәпкә алып, оператив рәвештә тәрәзәләрне пыялалап куярга кирәк булачак.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һөҗүмгә дучар ителгән барлык объектларда булды, шәһәр хезмәтләре нәтиҗәләрне бетерү буенча эш алып бара.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев