Тукай районында балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм иттеләр

Һәр балага акчалата сертификат тапшырдылар.

Иске Җирекле авылы мәчетендә истәлекле вакыйга булды. Тукай районында яшәүче 32 балага мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга 2 мең ярым сумлык сертификат тапшырдылар. 

Әлеге изге гамәл "Ихсан" хәйрия фонды белән ел да тормышка ашырыла.  Проект "В школу без забот" дип атала. Максаты - аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә иганәчеләр ярдәмендә мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм итү. 

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов балаларны яңа уку елы башлануы белән котлады һәм аларга изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук әти-әниләрне ихтирам итәргә кирәклеге турында ассызыклады.

Әлеге күңелле чара мул табын белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергә пылау, тәм-томнар белән сыйланды. 

Тукай районы мөхтәсибәте фотолары

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәктәпкә әзерлек

Нет комментариев