Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлегенә яңа башлык килде
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлегенә яңа башлык килде

Тукай районында Әҗмәкәй авыл җирлеген Марат Фазылҗанов җитәклиячәк. Аның кандидатурасын кичә депутатлар советында расладылар. Бу турыда Chetlny-biz.ru хәбәр итә.

Элеккеге башлык Рамил Әдиев үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Әйтергә кирәк, Марат Фазылҗанов Әҗмәкәй авыл җирлеген алты ел дәвамында җитәкләгән иде. Үз вазыйфасына бүгеннән рәсми рәвештә керешкән ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев