Тукай районы Яшьләр көнен ничек билгеләп үтә?
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Яшьләр көнен ничек билгеләп үтә?

Тукай районы яшьләре өчен Бәтке авылында бәйрәм оештырылачак.

Монда «Яшел утрау» ял паркында олы чара уздыруы планлаштырыла. Чакырылган кунаклар - «Сафари» кавер-төркеме, Казаннан Dj MAZIS һәм Clide фаер-шоу артистлары.

Моннан тыш балалар өчен күңел ачу чаралары да каралган. Мәйданчыкта сабын куыклары шоу-программасы булачак, бәләкәй паровозда сабыйларны йөртеп булачак һәм теләгәннәр батутта сикерә алачак. 

Район Яшьләр көне иртәгә, 23 июнь көнне, 18:00 сәгатьтә узачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев