Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Төзүче” стадионы төзекләндерелә

Шә­һәр­нең иң бе­рен­че спорт ко­рыл­ма­ла­ры­ның бер­се бул­ган "Тө­зү­че" ста­ди­о­нын­да ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре­нең бе­рен­че эта­бы ба­ра. Тө­зек­лән­де­рү рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан фи­нанс­ла­на.

Өл­кән һәм яшь­тә­ге шә­һәр­дәш­ләр хә­тер­ли­дер: "Тө­зү­че" ста­ди­о­ны тө­зел­гән­нән алып, ягъ­ни 1979 ел­дан бир­ле Чал­лы­да шә­һәр­кү­ләм ча­ра­лар ни­гез­дә шу­шы спорт ко­рыл­ма­сын­да уза иде. Би­ре­дә шө­гыль­лә­нү­че "Стро­и­тель" ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе кол­лек­ти­вы ста­ди­он­ның алыш­тыр­гы­сыз объ­ект бу­лу­ы­на бер дә шат бул­ма­ган­дыр, чөн­ки бер-бер арт­лы бу­лып тор­ган бәй­рәм­нәр һәм алар ал­дын­нан бу­ла тор­ган ике­шәр ат­на­лык ре­пе­ти­ци­я­ләр ста­ди­он­ның фут­бол кы­рын шак­тый та­кы­рай­та иде.

Дө­рес, Яр буе пар­кы мәй­да­ны тө­зел­гән­нән соң, ста­ди­он­ның бу "өс­тә­мә" ва­зи­фа­сы бе­раз җи­ңе­ләй­де, лә­кин ба­ры­бер Җи­ңү кө­не, Ком­со­мол ра­йо­ны Са­бан туе һәм Тө­зү­че­ләр бәй­рә­ме ел са­ен "Тө­зү­че" ста­ди­о­нын­да үт­кә­рел­де. Ник ди­сәң, Мәң­ге­лек ут шә­һәр­нең Ком­со­мол ра­йо­ны тер­ри­то­ри­я­сен­дә ур­наш­кан­лык­тан, ве­те­ран­нар­ны әр­ле-бир­ле йөрт­мәс өчен, Җи­ңү бәй­рә­ме ча­ра­ла­ры­ның бер өле­шен ста­ди­он­да оеш­ты­ру за­рур иде. Ком­со­мол ра­йо­ны Са­бан ту­ен үт­кә­рү өчен дә бер­дән­бер ку­лай урын бул­ды ул. Тө­зү­че­ләр бәй­рә­мен та­гын кай­да уз­дыр­сын­нар ин­де.

Әнә шу­лай ел ар­ты-ел үтеп дүрт дис­тә­гә якын ел үт­кән дә кит­кән. Ара-ти­рә ясал­ган вак-тө­як ре­монт­лар гы­на кот­ка­ра ал­мый шул, ста­ди­он­га күп­тән ка­пи­таль ре­монт ки­рәк иде ин­де. Соң­гы ел­лар­да бәй­рәм­нәр­дә та­ма­ша­чы­лар­ны юга­ры­гы три­бу­на­лар­га үт­кәр­мә­де­ләр дә. Бы­ел исә, ни­һа­ять, "Тө­зү­че" ста­ди­о­ны­на ка­пи­таль ре­монт ясау ту­рын­да­гы ни­ят га­мәл­гә ашып, тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре баш­лан­ды.

Ста­ди­он­ны яңар­ту­ны Ка­зан­нан "Грань" тө­зе­леш ком­па­ни­я­се ("КА­МАЗ" ста­ди­о­нын да ул ре­монт­ла­ды) баш­ка­ра. Эш­ләр баш­лан­ган­чы рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан ка­пи­таль ре­монт­ка 200 млн сум (Үт­кән ел "КА­МАЗ" ста­ди­о­нын тө­зек­лән­де­рү­гә рес­пуб­ли­ка 200млн сум са­рыф ит­те.) Бү­ле­нә­чә­ге хә­бәр ител­гән иде. Бел­геч­ләр исәп­ләп ка­ра­гач, "Тө­зү­че" ста­ди­о­ны­ның ар­тык нык ту­зуы сә­бәп­ле, баш­ка­ра­сы эш­ләр­нең кү­лә­ме күб­рәк бу­луы ачык­лан­ган. Ре­монт өчен 280 млн сум ки­рәк бу­ла­чак икән.

Спорт яд­рә­се (фут­бол кы­ры һәм йө­ге­рү юл­ла­ры) бе­лән бер­гә туз­ган три­бу­на­лар­ны, шу­лай ук три­бу­на ас­тын­да ур­наш­кан бүл­мә би­на­да­рын да тө­зек­лән­де­рер­гә ки­рәк. Ан­да бокс, авыр ат­ле­ти­ка бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен дүрт зал, спорт мәк­тә­бе­нең 8 ки­е­нү-чи­ше­нү бүл­мә­се, душ­лар ур­наш­кан.

Под­ряд­чы­лар фут­бол кы­ры­ның җир өс­ле­ген алыш­ты­ра баш­ла­ган­нар, ис­ке өс­лек уры­ны­на хә­зер ясал­ма га­зон бу­ла­чак. Бер үк ва­кыт­та йө­ге­рү юл­ла­ры да яңар­ты­ла. Ан­да си­ке­рү, кар­шы­лык­лар аша йө­ге­рү өчен мах­сус сек­тор­лар бу­ла­чак. Ре­монт­ның бе­рен­че эта­бын­да кыр­га чик­тәш ин­же­нер­лык ком­му­ни­ка­ци­я­лә­рен дә яңар­та­лар. Тө­зек­лән­де­рү­нең бе­рен­че эта­бын­да ка­рал­ган бар­лык бу эш­ләр­не көз­гә тә­мам­лау күз­дә то­ты­ла.

Ан­на­ры тө­зү­че­ләр Көн­ба­тыш три­бу­на­лар­ны һәм алар ас­тын­да­гы би­на­ны ре­мон­лар­га ке­ре­шә­чәк­ләр. Спорт мәк­тә­бен­дә­ге ба­ла­лар­ның бер өле­ше җәй­ге ка­ни­кул­лар­да ял итә, ә бер өле­ше за­пас фут­бол кы­рын­да шө­гыль­лә­нә­чәк. Спорт мәй­дан­чык­ла­ры (за­пас һәм ми­ни фут­бол кы­ры, во­лей­бол һәм тре­на­жер мәй­дан­чык­ла­ры) эш­ли.

Ил­ги­зә ЛОТ­ФУЛ­ЛИ­НА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев