Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уку өчен ана капиталы белән түләргә мөмкин

Институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасын түләп уку мөмкинлеге бар. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә дә мөмкин.

Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле – 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан ана капиталын баланы укытуга юнәлдерүне сорап 35,5 меңнән артык гариза бирелгән.

Сертификат акчасын тулысынча яки өлешчә белем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-ана икенче бала тугач сертификат алган һәм ана капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).

Мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы төп шарт булып тора. Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн форматта – Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә килеп бирергә мөмкин.

Ана капиталын автомобиль сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев