Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталын автомобиль сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасында ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтә торган закон проекты эшләнде. Акчаны автомобиль сатып алуга тотарга мөмкин булачак.

«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга төзәтмәләр кертелде. Әлеге закон ана капиталын файдалану мөмкинлеген арттыра. Әлеге документ хөкүмәткә бәяләмә алу өчен җибәрелде.

Ана капиталын ярдәмендә сатып алына торган автомобиль яңа булырга, Россиядә җитештерелгән һәм машина йөртүчедән тыш кимендә өч урынга ия булырга тиеш. Моннан тыш, документ машинаның бәясе буенча да чикләүләр куя. Автомобильнең бәясе 2 млн сумнан артып китмәскә һәм егәрлеге 125 ат көченнән дә күбрәк булмаска тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев