Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Укытучы булу – балачак хыялым. Аллага шөкер, балалар белән эшлим, бик яратам”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Алия Галиева

Алиягә 23 яшь. Ике югары белеме бар, Яр Чаллы шәһәренең педагогия университетын тәмамлаган. Беренче белгечлеге – татар теле һәм инглиз теле укытучысы, икенчесе –башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Хәзерге вакытта шәһәребезнең 42нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар белән эшли, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укыта. “Беренче елымны гына эшлим, Аллага шөкер, бик канәгатьмен. Балаларны да чиксез яратам. Кечкенәдән үк үземне укытучы булырмын дип уйладым. Әлеге хыялым тормышка ашты дип әйтә алам”, – дип сөйләде кыз. 
Алия Галиева безгә шигырьләр укырга яратуы турында да әйтте. “Сабан туе гүзәле” конкурсының сайлап алу этабында да шигырь сөйләп, жюрины таң калдырган. Финалда исә Айрат Суфияновның “Соңгы хат” исемле шигыре белән чыгыш ясыячак. Алия бары тик җиңүгә таба максат куйган. Уңышлар сиңа, Алия!

 

Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу