Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вегетарианлык: файдамы әллә зыянмы?

Авылда күңелле мәшәкатьләргә бай сугым чоры башлана. Майлы калҗалар, каз ботлары шәһәрдәгеләрнең табыннарында да ешрак күренә. Тук эчәкле, бүтәкәле бәлешләрне барыбыз да сагынган. Әмма безнең арада шундый ризыклардан да баш тартучылар бар. Сирәк, әмма бар. Кем хаклы - ит яратучылармы, әллә аның урынына кәбестә-кишер кимерүче вегетарианнармы?

Вегетарианнар өч төркемгә бүленгән. Веганнар үсемлекләр, шул исәптән ярма, белән генә туклана. Лакто-ово-вегетарианнар алар янына сөт һәм йомырка өсти, лактовегетарианнар йомыркадан баш тарта.

Нигездә, аларның берсе дә ит ашамый, күбесе сөт, йомырка, балык, диңгез продуктлары белән туклана. Күбесе эчми-тартмый, куе чәй яисә кәһва дә эчми. Шуңа да сәламәтлеге яхшы, алар симерми, гипертония, ишемия, диабеттан җәфаланмый, озак яши. Әмма, ит ашаудан баш тарту сәламәтлеккә зыян китерә, диючеләр дә бар.

Вегетарианнар, кеше организмына кирәкле һәрнәрсә үсемлек азыкларында бар, дип исәпли. Әмма галимнәр моңа каршы чыга. Үсемлекләрдә С витамины гына күп, шуңа да алар тулы витамин комплексын бирә алмый. Әйтик, В2 витамины сөт, йомырка, мал бавыры, бөерләре яисә телендә генә бар. Үсемлек азыкларында алар бөтенләй юк, анда А витамины да аз. Ул балык, йомырка, мал бавырында күп.

Үсемлек азыклары белән тукланган кешенең организмына кайбер микроэлементлар, әйтик, тимер җитми. Бу очракта аңа анемия яный. Шулай ук, анда кальций, цинк, аксым һәм аларны эретүче аминокислоталар да җитәрлек түгел.

Күренүенчә, веганнарның туклану рәвеше сәламәтлегенә зыян китерә. Лакто-ово-вегетарианнар исә файдалы матдәләрне йомырка, эремчек, сөттән ала. Ә организмга кирәкле тимер балык һәм кош итендә генә бар. Кан тамырларын тәртиптә тотучы селен исә диңгез продуктларында гына. Яман шешкә каршы торучы майлы кислоталар балыкта күп. Кыскасы, кош ите, балык, сөт белән тукланган кеше мал итеннән баш тарта ала.

Ит ашаргамы, ашамаскамы? Бу сорау бик күп бәхәсләр тудыра. Аны ашауга каршы як, кешенең эчәк озынлыгы, арыслан һәм юлбарыслар белән чагыштырганда, күпкә озынрак, шуңа да аннан ит продуктлары үтеп чыгып бетә алмый, кала һәм чери, дип исәпли. Әмма табиблар фикеренчә, кеше эчәкләре чыннан да озын булуга карамастан, ит продуктлары анда тоткарланмый. Аксым ашказанындагы тозлы кислоталарда, аннан соң уникеилле эчәктәге ферментларда эшкәртелә, нечкә эчәклеккә аминокислоталар гына кала.

Әгәр ашказанда гастрит булып, яки тиешенчә чәйнәлмәгән азык начар эшкәртелә икән, ул эчәклектә зарарлы бактерияләр чыганагы була. Дөрес, бу иткә генә кагылмый. Шул рәвешле, бу процесслар эчәкләрнең озынлыгыннан түгел, ә сәламәтлектән тора.

Ит ашамыйча ябыгырга теләүчеләр дә ялгыша. Чөнки аны ярмага алыштырып, организмга күбрәк май алырга була, кайбер җимешләрдә шикәр күп. Вегетарианлык киң таралган Һиндстанда үскән яшелчәләрнең күбесе бездә юк. Шул рәвешле, һәрнәрсәдә чама белү туклануга да кагыла, бер ярдан икенчесенә сикергәләмичә, тормыш елгасының уртасыннан гына күңел тынычлыгында бара алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев