Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Викторинада катнаш та, акча от

Шәһәрдәшләребез Бөтенроссия халык санын алуга багышланган викторинада катнаша ал

Моның өчен страна 2020.ру сайтында теркәлергә, анкета формасын тутырып, үзеңнең электорн почта адресыңны калдырырга кирәк. Аннары нинди дә булса төбәк, статистика яки халык санын алу белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирергә була.

Бу юлы викторина форматын яңартачак. Статистика һәм чиктәш фәнни өлкәләрдәге экспертлар кыска видеороликларда сораулар бирәчәк. Катнашучыга дөрес җавап сайларга һәм ролик белән янәшә төймәгә басарга кирәк. Чираттагы сессиядә биш эксперт катнаша, һәркайсы катнашучыга бишәр сорау бирәчәк. Һәр кулланучы өчен сораулар төрле булырга мөмкин.
Викторина ахырында видео басылып чыгачак, анда экспертлар дөрес җавапларны атаячаклар һәм аларның ничек алынуын аңлатачаклар. Җавапларның кыскача версиясе текст форматында да ачык булачак. Бөтенроссия халык санын алуга багышланган зур викторинаның беренче сессиясе 2020 елның 28 февралендә башланды. Быел конкурсның биш сессиясе үткәреләчәк. Аларның һәркайсында катнашырга мөмкин. Чираттагы этапның өч җиңүчесен 7 мең сум күләмендә акчалата премия көтә.  Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алу узарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев