Владимир Чагин «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчелегеннән китте
Яңалыклар тасмасы

Владимир Чагин «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчелегеннән китте

Аның урынына кем булачак?

Владимир Чагин «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе вазифасыннан китте. Аның урынына «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин карары белән Эдуард Николаев билгеләнде. 

Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Владимир Чагин «КАМАЗ-Автоспорт» оешмасының җитәкчесе булып кала һәм командада эшләвен дәвам итәчәк. 

Сүз уңаеннан, Владимир Чагин «Дакар» раллиеның 7 тапкыр чемпионы булды. 1988 елдан бирле «КАМАЗ-Мастер» командасында эшләде, 11 ел коллектив белән идарә итте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


камаз-мастер Дакар ярышлары

Нет комментариев