Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби чакырылышка кагылышлы матбугат конференциясе

Хәрби хезмәткә А һәм Б төркеме алына.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе, шәһәр хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Фәрид Сәлахов матбугат конференциясе уздырды. Ул журналистларга хезмәткә чакырылган гражданнарга һәм аларның гаиләләренә  билгеләнгән ярдәм чаралары турында сөйләде. Фәрид Сәлахов мобилизациягә сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы (А һәм Б төркеме), хәрби хезмәттә булган  45 яшькә кадәрле солдатлар һәм 55 яшькә кадәрле офицерлар алынуын искәртте. 

Бүгенге көндә хәрби операциягә китүчеләргә  кирәк-яраклар алу өчен шәһәр бюджетыннан 20шәр мең сум акча бирелә. 

– Шәһәр мобилизациягә эләккән хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен ярдәмсез калдырмаячак. «Акульчев» компаниясе хәрбиләргә бер тапкыр 100 мең сум акча бирә, «КАМАЗ» ГАҖ ай саен 50 мең сум хезмәт хакы түли. Аларның һәрберсенең эш урыны сакланачак, – диде Фәрид Сәлахов. – Без Россия Хәрби көчләренә гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәбез.

Махсус хәрби операциягә китүчеләрнең гаиләсе дә ярдәмсез калмый. Аларның укучы балалары 1 октябрьдән мәктәптә ике тапкыр бушлай туклана. Балалар бакчасына йөрү дә бушлай. Шулай ук төрле түгәрәкләр, секцияләр дә әтиләре хәрби операциядә катнашкан балалар өчен бушлай булачак.
 

Фотолар Чаллы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция