Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Җәй көннәрендә балык тотам, кыш көннәрендә сноубордта шуам”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Ранилә Шәрифуллина

Раниләгә 21 яшь. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетының 4нче курсын уңышлы гына тәмамлаган. Параллель рәвештә бүгенге көндә «Күңел» радиосында хезмәт куя.

– Балачагым бик күңелле, рәхәт үтте. Гаиләмдә без өч кыз үстек. Җәйге каникулларны авылда әбием белән бергә үткәрә идем. Бик күп догаларны, намаз укуны өйрәткәнгә әбиемә бик нык рәхмәтлемен. Әтием балык тотарга, төзү буенча төрле эшләрне башкарырга, әнием аш-су осталыгына өйрәтте. Балалар бакчасына йөри башлау белән төрле бәйгеләрдә катнаша башладым. Мәктәптә укыган чакта «Ел укучысы» бәйгесендә катнашып, финалга үттем, олимпиадаларда призлы урыннар алдым. Университетта да беренче курстан башлап төрле бәйгеләрдә катнашып барам. Укытучылык һөнәрен сайлап һич ялгышмадым, чөнки балаларны бик яратам. Ә бу иң мөһиме, – дип сөйләде безгә Ранилә.
«Сабан туе гүзәле» бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуы икән. “Бу бәйге – минем өчен зур тәҗрибә туплау. Яңа танышулар, аралашулар һәм, гомумән, татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калуга үземнән бер өлеш кертү дип саныйм”, – дип фикерләре белән уртаклашты кыз. 
Шөгыльләре дә бик күп икән аның: гитарада уйный, җырлар яза, волейбол спорт төрен ярата, җәй көннәрендә исә балык тота, кыш көннәрендә сноубордта шуа. Моннан тыш кыстыбыйлар, бәлеш, тортлар пешерергә дә бик ярата икән.
– Хыялым – еллар имин, тыныч булып, исәнлек-саулык белән җәмгыятькә файдалы кеше булу. Бөтен дөнья бәхетле булсын иде! – дип сөйләде безгә Ранилә. Уңышлар юлдаш булсын аңа!

 

Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу

2
X