Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа радио - "Саф радио"

Балалар өчен Интернет киңлегендә татар телендә эшләячәк "Саф радио" сынау режимында эшен башлап җибәрде.

Радио әдәби-музыкаль һәм белем бирү юнәлешендә булыр дип көтелә. Радионың телеграм каналында көнлек программа биреп барыла. Аннан кала төрле файдалы мәгълүмат та куела. Мисал өчен, галимнән  "Татар баласы укырга тиешле 100 китап" ярдәмче документы белән бүлештеләр. 

Әдәби бүлек өчен танылган шагыйрә Гөлназ Гарипова җаваплы. 

Шулай ук "Саф радио"ның логотибын Назыйм Исмәгыйлов әзерләгән. Сүз уңаеннан, ул Чаллы татар драма театрының да логотип авторы. Радионың баш мөхәррире филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый үзәге әйдаманы Алсу Ситдыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев