Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа закон кабул ителде: автомобиль тәрәзәсеннән чүп ташласаң машинаңны алырга мөмкиннәр

Чүпне юл буйларына тәрәзәләреннән генә атып китүчеләрне камералар һәм “фотоловушка”лар эләктерәчәк.

РФ Дәүләт Думасында чүпне теләсә-кайда ташлап калдыручы машина йөртүчеләргә карата штрафлар салу турында закон кабул ителде. Чүпне, әйтик юл буйларына тәрәзәләреннән генә атып китүчеләрне, яисә чүп полигоны булмаган урыннарга бушатучыларны юлларга куелган камералар һәм “фотоловушка”лар эләктерәчәк.

Шул рәвешле, хәзер чүпне тиешсез җиргә ташлаган җиңел автомобиль хуҗаларын 10-15 мең сум күләмендә штраф көтә, ә инде бу җинаять белән кабат эләксәләр 20-30 мең сум түләргә туры киләчәк. 

Шәхси эшмәкәр исемендәге автомобильгә штраф суммасы 20-30 мең сум (икенче тапкыр эләксә 40-60 мең сум) тәшкил итәчәк. Оешма-предприятие автомобильләре 30-50 мең сум түләргә тиеш була, икенче юлы исә аларның автомобильләрен конфискацияләргә дә мөмкиннәр. Ә инде чүпне йөк машиналары, прицеплар яки тракторлар чыгарып түксә, штраф суммасы тагын да зуррак булачак.

Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд

2
X