Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЯБЫГЫР ӨЧЕН 7 АСЫЛ КАГЫЙДӘ

1. Калорияләрне саный башлагыз.

Иң элек түбәндәге формула ярдәмендә матдәләр алмашының база өлешен санап чыгарырга кирәк (хатын-кызлар өчен).

9,99 х авырлык (кг) + 6,25 + буй (см) – 4,92 х яшь – 161.

Барлыкка килгән санны активлык коэффициентына тапкырлыйбыз.

k = 1,20 активлык аз булганда (гомерегез күбрәк утырып кына узса);

k = 1,38 активлык җитәрлек булмаганда (атнага 1-2 тапкыр җиңелчә генә күнегүләр ясаганда);

k = 1,55 уртача активлык белән (атнага 3-5 тапкыр уртача авырлыктагы күнегүләр ясаганда);

k = 1,73 активлык бик югары булганда (атнага 7-8 тапкыр физик культура белән ныклап торып шөгыльләнгәндә).
Килеп чыккан саннан 200-300 калорияны алсак, организмга зыян салмый гына ябыгу өчен кирәкле тәүлеклек калорияләр нормасы килеп чыга.
Калорияләрне санарга кирәк, дигәннән күпләр куркып кала, ул аларга бик катлаулы эш булып тоела. Хәзер телефоннар өчен шулкадәр җайлы кушымталар бар. Телефонга шуның берәрсен йөкләсәң, бу эшне тиз һәм җайлы гына башкарып була. Сезгә кухня бизмәне генә сатып аласы кала.

2. Суны күп эчегез
Сәламәт кеше көненә 2 литр су эчәргә тиеш (чәй, компот, сок, кофе түгел, нәкъ менә чиста су!). Беренче стаканны йокыдан торуга ук эчеп куярга кирәк. Ашарга ярты сәгать кала берәр стакан су эчеп кую да бик файдалы.

3. Физик активлыкны арттырырга
Ябыгуны тизләтү өчен күнегүләр эшли башласаң әйбәт, билгеле. Әйтик, баскычтан җәяү менү, тиз-тиз адым белән көненә 40-60 минут җәяү йөрү. Иртәнге күнегүләр дә бик файдалы. Ач карынга 10 минут спорт белән шөгыльләнсәгез, ябыгу нәтиҗәләрен бик тиз тоярсыз.

4. Ризыкның күләмен киметү
Ябыгам, дисез икән, порцияләрне кечерәйтегез. Ике кашык ботка урынына – бер кашык, ике котлета урынына берне ашагыз, ләкин көненә ризыкны аз-азлап 5 тапкыр кабул итегез. Бу матдәләр алмашын тизләтә.

5. Планлаштырыгыз
Кибеткә ризык алырга барганда көне буе ниләр белән тукланачагызны планлаштырып барыгыз. Әзер план белән ризыкның күләмен дә, сыйфатын да контрольдә тоту җайлырак.

6. Йокларга иртәрәк ятыгыз
Тиешенче йоклау – ябыгырга теләгәннәр өчен иң беренче ярдәмче. Йокларга ятар алдыннан кимендә 3 сәгать кала ашамаска кирәк. Ә йокы үзе кимендә 7-9 сәгать булсын. Җитәрлек йокламаганда организмда гормоннар нисбәте бозыла, тәнгә май утыра башлый.

7. Үлчәүгә сирәк басыгыз
Көн саен үлчәнергә кирәкми. Артык авырлык акрынлап кими ул. Ябыга башлавыгыз турында сезгә беренче булып үлчәү түгел, көзге әйтәчәк. Иң яхшысы: сантиметрлы лента алыгыз да, билегезне, янбашларыгызны үлчәгез һәм атна саен нәтиҗәләрне чагыштырыгыз.

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7827

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X