Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган акча белән түләсәң - җәзасын көт тә тор

Тукай районында яшәүче берәүгә кибеттә «Банк приколов» язулы 5000 меңлек купюра белән түләргә омтылганы өчен 100 сәгатьлек мәҗбүри эш йөкләгәннәр.

Тукай районы прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Реклама Суд аны РФ Җинаять кодексының 30 маддәсенең 3 өлеше, 159 маддәсенең 1 өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Ачыкланганча, 2020 елның 29 февралендә әлеге гаепләнүче Тукай районы Бәтке авылындагы кибеттә товарлар сатып алганы өчен биш меңлек ялган акча белән түләргә омтылган. Кибет сатучысы "банк приколов" дигән язулы акчаны вакытында күреп алган һәм полиция чакырткан. Үз гаебен ир-ат тулысынча таныган. Суд аңа 100 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.
 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев