Ялларга җылы һава  торышы фараз ителә
Яңалыклар тасмасы

Ялларга җылы һава торышы фараз ителә

Бүген кырау иртәгә 19 градуска кадәр җылы булачак

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм кырау турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 сентябрьдә төнлә һәм көндез Республикада секундына 20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән һава температурасы 0 градус, кырау булуы ихтимал.

Атна ахырына синоптиклар +19 градуска кадәр җылытачак дип фаразлый. Өметләнеп көтеп калабыз. Димәк ягы-җылыту сезоныда кичектерелә дигән сүз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев