Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы - Россия шәһәрләре арасында 18 нче урында

Күчемсез милек порталы аналитиклары Domofond.ru Россия халкының үз районнарындагы җәмәгать транспорты эшен ничек бәяләвен ачыкладылар һәм сораштыру нәтиҗәләре буенча 150 шәһәрдән рейтинг төзеделәр.

Нәтиҗәләр буенча, Яр Чаллы рейтингның 18 нче баскычында булды. Сораштыруда катнашучыларга «Мине үзебезнең районда җәмәгать транспортының эше канәгатьләндерә» дигән раслауны 1 дән 10 баллга кадәр билгеләргә тәкъдим ителде, анда 1 «тулысынча риза түгел» дигәнне аңлата, ә 10 сы «тулысынча риза» дигән сүз.

Беренче урында - Анапа. Татарстан Республикасының башка шәһәрләре: Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт 38, 105 һәм 142 урыннарны алдылар.

 

http://nabchelny.ru/news/33774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев