Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда COVID-19ны ачыклау буенча тәүлегенә 700дән артык тест тикшерелә

Тәүлегенә коронавирска 540 тикшерү 2 нче һәм 5 нче шәһәр хастаханәләре, йогышлы авырулар хастаханәсе лабораторияләрендә, 188 – «Дентал Форте» медицина үзәгендә үткәрелә.

Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде. Аннан соң ПЦР-диагностика нәтиҗәләре раслау өчен референс-үзәккә – «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нә җибәрелә. Элегрәк тикшеренүләрне Новосибирск, Түбән Новгород, Мәскәү лабораторияләренә җибәргәннәр. «Әгәр без тестның уңай нәтиҗәсен ПЦР методы белән алсак, мәсәлән, балалар бакчасы, дәвалау учреждениесе яки сәнәгать предприятиесендә оештырылган коллективта алсак, чаралар референс-үзәкнең лаборатор тикшеренүләрен расламыйча ук башлыйбыз. Бу хезмәткәрләр арасында авыру куркынычын киметү өчен эшләнә", - дип хәбәр итте Илгизәр Бариев. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, инфекция очрагы турында мәгълүмат авыручы эшли торган предприятие җитәкчесенә җибәрелә.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев