Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенең алты яңа очрагы ачыкланды

Татарстанда барлыгы 65 яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очрагы расланган: 6 кеше хастаханәгә салынган, 59 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма). 7 очрак – читтән кертелгән, 58 очрак-авырулар белән элемтәдә булучыларда ачыкланган.

28 апрельгә республикада барлыгы 697 очрак теркәлгән. Алар арасында Татарстанда пациентта COVID-19 инфекциясе расланган беренче үлү очрагы теркәлгән. ТР да коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, кичә Яр Чаллы хастаханәсендә 1950 елда туган ир-ат вафат булган. 

13 апрельдә ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла, 15 апрельдән 2 нче шәһәр хастаханәсендә  "яңа COVID 19 инфекциясе, авыр форма. Хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония" диагнозы белән стационар дәвалауда була. Анда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган. 23 апрельдән ир-ат ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Диагноз экспертиза белән расланган.

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев