Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда мәгариф тармагы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Шушы көннәрдә Тантаналар сараенда Укытучылар көне уңаеннан чара узды. Мәгариф тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады.

«Хөрмәтле ветераннар, бу залда без дөньяда иң игелекле һөнәрләрнең берсен сайлаучыларны тәбриклибез. Сезнең хезмәтегез җиңел түгел, чөнки һәр баланың йөрәгенә барып җитәргә, аның сәләтләрен күрергә һәм аны ачарга кирәк. Узган уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларының 34%ы йомгаклау аттестациясендә 80 балл һәм 100 баллы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу казаныш - сезнең зур хезмәтегез.
Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шәхсән Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мәгариф һәм белем бирүнең сыйфатын яхшырту, мәгариф өлкәсендә эшне яхшырту өчен барлык шартларны да тудыра. Берничә дистә ел эчендә беренче тапкыр бездә бер үк вакытта ике яңа мәктәп, өч балалар бакчасы ачылды. Спорт объектлары төзелә, яшьләр мәдәни үзәкләре төзекләндерелә. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», - диде ул.
Котлауларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та кушылды: «Бүген минем Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә, аларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим һәм тагын бер кат аларга барлык казанышлары өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Ирина Сәгыйдуллина хезмәткәрләргә тармак һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. 
Мәгариф, тәрбия өлкәсендәге зур хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: 26 нчы «Ләйсән» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Раушания Бикиева, 57 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Логинова, баланы үстерү үзәге - 86 нчы «Электроник» балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Сәлахова.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән 2 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Белкина, 76 нчы «Ветерок» балалар бакчасы пешекчесе Рәмзия Гаязова, 29 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Зәлифә Галиева, 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Зинова, 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Тәнзилә Камалова, 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ләйсән Мифтахова, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Сторожук, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Юлия Таврук, 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Марс Ярмиев бүләкләнделәр.


Яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Яр Чаллы технология техникумының өстәмә белем бирү өлкән педагогы Галина Биктаһирова, 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ольга Силаичева, 51 нче мәктәп директоры Алексей Миронов, 17 нче хореография сәнгате балалар мәктәбе директоры Вероника Комарова, 53 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Люзия Идиятуллина, 54 нче гимназия директоры Рамил Исаев, 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы мөдире Эльза Габидуллина, 20 нче «Олеся» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Эльмира Хаҗиәхмәтова.
Билгеләп үтик, Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли, аларның 3 764е – мәктәпләрдә педагогик хезмәткәрләр, 3 399ы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 2 191е – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары, 555е – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар.
Шәһәр белем сыйфаты буенча, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өлеше буенча, спорт - сәламәтләндерү эше буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре ел саен Россия, региональ, шәһәр конкурсларында катнашалар һәм җиңү яулыйлар.
Моннан тыш, белем бирү учреждениеләренең 15 иң яхшы җитәкчеләренә һәм педагогик хезмәткәрләренә Шәһәр Мактау Тактасына кертү турында Сертификатлар тапшырылды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә