Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда велосипедчыны һәм 8 яшьлек җәяүлене бәреп киттеләр

Аларның икесе дә хастаханәгә озатылды.

Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлекчәсе хәбәр итүенчә, кичә сәгать 11.30да Пушкин урамында (Сөембикә урамы буйлап, 49нчы йорт каршында) «Лада Гранта»да баручы машина йөртүче 17 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. 40 яшьлек ир-ат Пушкин урамы буйлап, ә велосипедчы бу вакытта җәяүле тыкрыгыннан чыгып бара торган булган. Нәтиҗәдә, велосипедчыны шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар.
Шул ук көнне, сәгать 11.15тә Поляков урамының җирле ягында (3нче йорт каршында) 22 яшьлек Geely МК машинасын йөртүче 8 яшьлек баланы бәрдереп китә. Бала җәяүле юлыннан чыгып бара торган була. Юл-транспорт һәлакәте булган җирне калдырып, машина йөртүче баланы Кама балалар медицина үзәгенә алып китә. Машина йөртүче исеменә ике протокол төзелә: юл-транспорт һәлакәте булган җирне калдырып китү, тиешле бурычларны үтәмәү һәм иминиятләштерү полисы булмау.   
Җәяүлегә хастаханәдә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә һәм баланы өенә озаталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп