Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда “Мисс Студенчество-2017” бәйгесе үтә

Яр Чаллыда югары һәм һөнәри уку йортларында укучы кызлар өчен матурлык һәм талант бәйгесе - "Мисс Студенчество-2017" үтә. Чараны Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, "Нур" яшьләр үзәге һәм "O.G.A" мода һәм матурлык клубы үткәрә.

Бәйгедә кияүдә булмаган 18-22 яшьтәге студент кызлар катнаша. Аларны биюдәге дефиле, үз-үзләре белән таныштыру, сорау-җавап һәм кичке матур күлмәкләрдә дефиле көтә. Кызларны "Мисс Интернет", "Мисс тамашачылар күрке", "Мисс Дуслык" һәм "Мисс Студенчество-2017" номинацияләр буенча билгеләчәкләр. Моннан тыш I һәм II "вице-мисс студенчество-2017" не дә сайлыячаклар. Бәйгенең финалы 2 март көнне "Батыр" күңел ачу үзәгендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев