Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярдәм күләмен киметергә ярамый!

Атна башында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыга эшлекле сәфәр белән кайтты. Депутат автокаланың төрле предприятиеләрендә булды. Шуларның берсе "РариТЭК" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте иде. Бүген Россия Дәүләт Думасында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе - депутатлар 2017-2019 елларга ил бюджетын кабул итәләр.

Беренче укылыш инде узды. Икенче укылышка әзерлекләр бара. Төбәкләрдәге кайсы мәсьәләләргә беренче чиратта игътибарны җәлеп итәргә? Кайсыларын бюджет чыгымнарына кертергә? Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыдагы җитештерүче предприятие хезмәткәрләре белән шул сорауга җаваплар табу максатыннан очрашты.

Төбәкләр икътисадын үстерүгә бүленгән акчалары ил казнасының шактый өлешен тәшкил итә. Оешмаларга, җитештерүче предприятиеләргә зур күләмдә акчалата субсиядияләр бүлеп бирелә. Нәтиҗәлеме ул ярдәмнәр, дәвам итәргәме аларны?

- Мин бюджет турындагы канунга төбәк икътисадына ярдәм күләмен арттыруга бәйле үзгәрешләр кертергә ният тотам. Минем өчен төбәкләрдәге җитештерү оешмалары хезмәткәрләре, бүгенге мисалда, "РариТЭК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчеләре белән күзгә-күз очрашу мөһим. Автомобильләр сәнәгатенә ярдәм ни дәрәҗәдә әһәмиятле, миңа шуны аңларга кирәк. Газ-мотор ягулыгы тармагына, безнең шәһәргә, җөмһүриятебезгә бу кирәкме һәм нинди нәтиҗәләр китерәчәк? Халыкка эш урыннары бармы? Мин тагын берничә очрашуда булачакмын. Ахыры чиктә, ил бюджеты эшмәкәрлек, икътисад үсешенә, җөмһүриятебезнең керемнәре артуга йөз тотып корылырга тиеш. Без аңлыйбыз: киң колачлы иҗтимагый программалар керемнәр булган очракта гына формалаша, хәл ителә ала. Безнең тарафтан шундый бурыч куелган да инде, министрлыклар моны бик яхшы аңлыйлар. Төп тармакларга ярдәм итү мөһим. Безнең төбәк өчен ул беренче чиратта машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, газ-мотор ягулыгы һәм башкалар...

Минем максат 2017 елгы бюджетка төбәкләрдән нинди төзәтмәләр кертергә - шуны ачыклау. Мин монда халыкны ишеттем, аңлавымча, без дөрес юнәлештә эш алып барабыз, төп җитештерү тармакларына ярдәм күләмен киметергә ярамый. Без тормышка ашыра торган президент идеяләрен эшмәкәрләр хуплап кабул итәләр...

"РариТЭК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять инде эчке һәм тышкы базарда 15 елдан артык эшләп килә. Йөк машиналарына запчастьләр җитештерә, КамАЗ йөк машиналары сату, транспортларны газлаштыру белән шөгыльләнә. Соңгысы буенча "РариТЭК"ның "Ремонт-механик эшләр заводы" шөгыльләнә. Эшчеләр тарафыннан сораулар транспортны газлаштыруга бәйле кыенлыклар, дәүләттән бирелгән субсидияләрнең вакытында килеп җитүен оештыру хакында булды. Моны җайга салу өчен кануннарга билгеле бер төзәтмәләр кертеп булмыймы дип кызыксынды алар.

- Без газ белән эшли торган техника җитештерәбез. Әмма ул ахыр чиктә бик кыйбат була. Кешенең алырга мөмкинлеге юк. Шул ук вакытта машинаны газ яга торган итеп көйләү өчен дәүләт субсидияләр бүлеп бирә. 2015 елда Татарстан өчен генә шундый программа кабул ителде. Әлеге программаны бөтен төбәкләргә дә кагылырлык итеп, Россиякүләм канун нигезендә хәл итеп булмыймы?

- Бу, кызганычка каршы, канун проекты яссылыгына кагылмый. Бюджетта нәрсә каралган яисә каралырга мөмкин? Әйтик, без газ-матор ягулыгы тармагы үсеше өчен субсидияләр бүлү турында кануннар кабул итәбез. Ә алга таба әлеге акчалар ничек тотыла, анысын төрле норматив актлар ярдәмендә министрлар кабинеты хәл итә.

- Безнең продукцияне нигездә "Газпром" сатып ала. Башка дәүләт оешмалары да сатып ала торган итеп канун тәртибендә оештырып булмыймы?

- Дәүләт оешмалары гына түгел, барлык кулланучылар да кызыксын өчен билгеле бер дәрәҗәдә сыйфатлы товарлар җиткерергә кирәк. Без канун чыгаручылар вазыйфасында үзебезнең илдә җитештерелә торган товарларга өстенлек бирү буенча күп эшләр башкардык. Болар барысы да үзебезнең илдә, үзебезнең төбәкләрдә эш урыннары булсын, үзебезнең җитештерү сәнәгате үссен өчен эшләнелә. Йөк машиналары, "КамАЗ"лардан алып, бөтен калган товарларга да кагыла. Әмма шул ук вакытта дәүләт оешмаларын нинди дә булса җитештерү ширкәтеннән генә товар сатып ала торган итеп кануннар кабул итеп булмый. Оешмаларны мәҗбүриләү дөрес түгел. Көндәшлек, сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш бит. Шуңа күрә сезнең бурыч иң яхшы, иң сыйфатлы товар җитештерү. Бүген яңа заманча техникалар вакыты. Дәүләт оешмаларга булыша, ә сезнең бурыч көндәшлеккә сәләтле товар җитештерү.

- Без монда тырышабыз, эшлибез. Ә анда, өстә иң югары даирәдә утыручылар, әйтик, Улюкаев мисалында, түрәләр ришвәтчелектә тотыла. Хәйләкәрлек, кырын эшләр барысы да шуңа барып тоташа... Бу ришвәтчелекне бетерү өчен (хәер, аны бөтенләй бетереп булмас булуын) һич югында киметү өчен нинди кануннар кабул итеп була, аңа каршы нинди көрәшү ысуллары тәкъдим итә аласыз? Улюкаев белән бәйле вакыйгалар ул бүгенге хәкимиятне бизәми, әз-әзләп булса да дәрәҗәсен барыбер киметә төшә...

- Сезнең белән мин тулысынча килешәм. Мондый күренешләр (мин моның күренеш кенә булуына өметләнәм, системада түгелдер эш дип уйлыйм), дөрестән дә хәкимияткә булган ышанычны киметә. Көрәшү ысулы бердәнбер - гаеплеләрнең "кулларыннан тотарга" - җәза бирергә. Һәр түрә белеп торырга тиеш: әгәр ул халык кесәсенә, салым түләүчеләр кесәсенә керә икән, моның өчен кырыс җәза көтелә. Ришвәтчеләр өчен бернинди дә иммунитет юк һәм, булырга тиеш түгел. Улюкаев белән булган вакыйга шуны раслый да инде...

Менә шундый сораулар һәм җаваплар яңгырады депутатның хезмәткәрләр белән очрашуында. Әлфия Когогина хезмәткәрләр белән аралашу барышыннан канәгать калды, чөнки очрашу нидидер нотык тоту, рәсми сораулар ххәм аларга рәсми җаваплар ирухында түгел, ә нәкъ менә халык белән тере аралашу рәвешендә барды. Депутатның сүзләренә караганда, ул үз сорауларына җавап алды. Нәтиҗә бер: «Төбәктәге төп җитештерү оешмаларына ярдәм күләмен киметергә ярамый".

Моның белән РариТЭК хезмәткәрләре дә килешкәндер. Бүген Россия төбәкләрендә күпчелек җитештерү предприятиеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Чөнки заманы авыррак. Икътисадый кризис кайда да чагыла. Бердәнбер теләк - әлеге ярдәм акчалары максатчан кулланылсын һәм нәтиҗәле булсын.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев