Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр көненә – кызыклы программа + АФИША

Быел Россиядә яшьләр көне 64нче тапкыр уздырыла. Чаллыда 35 яшькә кадәрге 144 151 кеше яши. Бу көнне бәйрәм 16 сәгатьтә Чулман проспектындагы интерактив чаралардан башланып, Мәйдандагы театраль тамашага тоташачак.

«Погружение» иммерсион театры, «Лэнд-арт» фестивле, дроннар узышы, автомобильләр, велосипедлар тамашалары, экстрим, җыр-музыка, мода күрсәтү, «КАМАЗ» ГАҖдә җитештерелгән техника күргәзмәсе,  «КАМАЗ-Мастер» командасыннан  һәм «ТОР CARS.» клубыннан экстрим-шоу  – төрле жанрдагы тагын бик күп тамашалар яшьләр күңеленә хуш килер, диләр оештыручылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенчә, урам рәссамнарына ишегалларындагы хоккей  кортлары һәм футбол мәйданчыклары янындагы вагоннарны буярга тәкъдим иткәннәр. Бу үзенә күрә, вандаллыка каршы көрәшнең тәрбияви алымы. 

Яшьләр көнендә Тимур һәм Ильяс Гаязовлар чыгыш ясый. СТВ-медиа исә егет-кызлар өчен дискотека оештыра. Бәйрәм кичке унда салют белән тәмамлана. 

Фото: 100biografiy.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев