Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яздан – Төркиягә

"Победа" лоукостеры ("Аэрофлот" төркеменә керә) шушы язда Төркиягә рейсларны ачарга планлаштыра. Бу хакта "Аэрофлот" компаниясе генераль директоры Виталий Савельевка сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә. "Күптән түгел Аланьяга керү хокукын алдык. Рейсларны яз көне ясый башлачакбыз", - дип сөйләгән Савельев.

Аннан алда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының "Победа"га Мәскәүдән Төркиянең Аланья шәһәренә рейслар ясый башлауга рөхсәт бирүе турында хәбәр ителгән иде. Бу юнәлеш буенча авиакомпания атнага 7 тапкыр очыш ясый алачак. "Победа" - ул Россиянең беренче лоукостеры. Ул 37 юнәлеш буенча очышлар ясый, шуларның 11е - халыкара рейслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев