Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әйдәгез, Казаныбызны яклыйк!

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк шәһәрләр өчен тавыш бирү төгәлләнергә нибары ун көн калды. Финалга чыккан ун шәһәр арасыннан Казан әлеге вакытта икенче урында бара. Татарстан башкаласының яңа акчаларда сурәтләнергә мөмкин булуын белгәч, төрле төбәкләрдә яшәп иҗат итүче татар мәдәният әһелләре дә социаль челтәрләр аша Казанга...

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк шәһәрләр өчен тавыш бирү төгәлләнергә нибары ун көн калды. Финалга чыккан ун шәһәр арасыннан Казан әлеге вакытта икенче урында бара.


Татарстан башкаласының яңа акчаларда сурәтләнергә мөмкин булуын белгәч, төрле төбәкләрдә яшәп иҗат итүче татар мәдәният әһелләре дә социаль челтәрләр аша Казанга уңышлар тели. Шушы көннәрдә генә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов "Казан өчен твоя-россия.рф сайтында тавыш бир" акциясендә катнашып, үз тавышын бирде. Мәскәүдә җырчы булачак кәгазь акча макетын тотып фотога төште.

Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре "Россия 1" телеканалында 7 октябрьдә кичке 18.00 сәгатьтә игълан ителәчәк. Финалда Казан, Сочи, Севастополь, Ерак Көнчыгыш, Волгоград, Иркутск, Сергиев Посад, Владимир, Түбән Новгород, Петрозаводск шәһәрләре арасында көрәш бара. Бүгенге көндә 240 меңнән күбрәк тавыш җыеп, беренче урында кышкы Олимпиада объектлары белән Сочи шәһәре, икенчедә - борынгы Кремль һәм университет күренешләре белән Казан, өченче урында - борынгы грек шәһәрчеге Херсонес һәм баткан кораблар истәлегенә куелган һәйкәл сурәтләрен тәкъдим итеп, Кырымның Севастополь шәһәре килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев