Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчының машинасы өстенә поши сикергән (видео)

Машина шактый гына зыян күргән. Экологлар әйтүенчә, быелгы сезонда бу инде 8нче очрак.

Җырчы Ләйсән Гыймаеваның машинасы өстенә поши сикергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган һәм видео урнаштырган. Видеода күренгәнчә, аның машинасының алгы өлеше бик яньчелгән.  Аллаһка шөкер, җырчы да, поши да исән-сау. 

– Поши юл кырыендагы чокырдан таш кебек атылып чыгып, машина өстенә сикерде, – ди Ләйсән Гыймаева. – Тизлегегез зуррак булса, машина салонына кергән булыр иде, әле сезгә «повезло», диде ЮХИДИ хезмәткәрләре.  Экологлар әйтүенчә, быелгы сезонда бу инде 8нче очрак. 

– Бу видеоны гыйбрәт өчен куям, юлларда игътибарлы булыгыз, пошиларның котырган чагы, – дип яза җырчы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес