Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Салават Миңнеханов рәхмәтләр белдерә

Мәккәдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан хаҗилары белән очрашты. Очрашуда җырчы Салават Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең хаҗ сәфәре турында сөйләде, дип хәбәр итә «Ислам башкаласы» телеграм-каналы.

«Без ахыргача хаҗ ачылыр дип көттек. Акча бер юлламалык кына иде. Быел хаҗиларны кабул итәчәкләре билгеле булгач, хатыным Гүзәлгә берүзеңне генә җибәреп булмас, шуңа күрә без бергә барабыз, дип әйттем», – диде Миңнеханов.

Җырчы сүзләренчә, хаҗ югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Дин тотучыларның иминлеге өчен аларны күпсанлы профессиональ медиклар озатып йөрде, дип билгеләп үтте ул.

«Балалар лагерьларында әйдаманнар юнәлеш биреп торган шикелле безгә юнәлеш күрсәтеп торган җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт, чөнки монда һәркемнең үз холкы», – дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстаннан хаҗга республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге 810 кешедән торган төркем китте. Россиялеләр быелгы хаҗда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге килешүе нигезендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев