Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Флүрә Талипова Африка студентлары белән яши

Чаллыдан күчеп киткәнме?

Чаллыда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Флүрә Талипова Казан Дәүләт мәдәният институтына, Россиянең халык артисты, профессор  Винера  Ганиева төркеменә укырга керергә җыенып йөри. Ул бу көннәрдә имтиханнарга әзерләнә, әзерлек курсларында укый. 

Уку йортының тулай торагында яши. 

«Кая карама Африкадан килгән студентлар. Алар шундый ягымлылар, матурлар: кап-каралар, тешләре апа-ак. Миңа юлымда гел очрап, ярдәм итәләр. Алар белән фотога төшәсем килде. Ничек әйтергә белмим. Аннары үзара сөйләшеп, үзләре миңа фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә бу хыялымны да тормышка ашырды», – ди ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнесс Флүрә Талипова-Коләхмәтова Венера ганеева