Җырчы Гөлназ Батталова икенче тапкыр әни булган
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Гөлназ Батталова икенче тапкыр әни булган

Ул бу хакта үзе хәбәр итте.

Америкада яшәп иҗат итүче җырчы Гөлназ Батталова гаиләсендә сөенечле вакыйга: ул икенче тапкыр әни булган. 
Шатлыклы хәбәрне җырчы социаль челтәрләрдә җиткерде.

«Без бүген 2 тапкыр бәхетлерәк гаиләгә әверелдек. Безнең улыбыз туды. Бу дөньяга рәхим ит, улым», – дип язган җырчы.

«Ямьле» төркемененең элеккеге солисты Америкага баргач булачак  ире Алекс белән танышкан. 

Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. 2023 елда Лос-Анджелеста туй  үткәрде.

Шул ук елның октябрендә аларның кызлары туды, аңа Эмма дип исем куштылар. 

Хәзер Гөлназ белән Алекс – 2 бала әти-әнисе. Балаларын пар канатлы бәхетле  гаиләдә үстерергә насыйп булсын аларга. 

Фото: скриншот
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы шоу бизнесс шатлыклы вакыйга Гөлназ Батталова

Нет комментариев