Шəhри Чаллы

Югалган 16 яшьлек Чаллы кызы табылды

Чаллы кызы 16 яшьлек Миләүшә Янценның югалуы турында хәбәр иткән идек.Ул 8 ноябрь көнне төнге уннар тирәсендә өйдән чыгып китә. Ул Васильев исемендәге Яр Чаллы төзелеш көллияте студенткасы да. Бик озак вакыттан соң гына дуслары аның Мәскәүгә танышларына барырга җыенуын әйтәләр. Кызны Мәскәү урамнарының берсендә табып алалар һәм вакытлыча башкала...

Чаллы кызы 16 яшьлек Миләүшә Янценның югалуы турында хәбәр иткән идек.Ул 8 ноябрь көнне төнге уннар тирәсендә өйдән чыгып китә. Ул Васильев исемендәге Яр Чаллы төзелеш көллияте студенткасы да. Бик озак вакыттан соң гына дуслары аның Мәскәүгә танышларына барырга җыенуын әйтәләр.

Кызны Мәскәү урамнарының берсендә табып алалар һәм вакытлыча башкала хастаханәләренең берсенә урнаштыралар. Хәзер хокук саклау органнары Миләүшә Янценның өйдән китү сәбәпләрен ачыклый. Тиздән качкын кызны Чаллыга алып кайтачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: