Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югалган балыкчының гәүдәсен таптылар

Узган шимбә көнне 45 яшьлек Чаллы кешесе балык тотарга киткән җирдән кире өенә әйләнеп кайтмаган иде. Ул күрше Түбән Кама районы Троицкий поселогы янындагы Кичү елгасында балык тоткан. Волонтерлар аның нибары кармакларын һәм башка әйберләрен генә таптылар. Ике көн буена республикабызның зональ коткаручылар отряды елганы аркылыга- буйга "гизеп" чыкты. Нәтиҗәдә...

Узган шимбә көнне 45 яшьлек Чаллы кешесе балык тотарга киткән җирдән кире өенә әйләнеп кайтмаган иде. Ул күрше Түбән Кама районы Троицкий поселогы янындагы Кичү елгасында балык тоткан. Волонтерлар аның нибары кармакларын һәм башка әйберләрен генә таптылар. Ике көн буена республикабызның зональ коткаручылар отряды елганы аркылыга- буйга "гизеп" чыкты. Нәтиҗәдә водолазлар ярдан 4 метр ераклыкта аның үле гәүдәсен табып алдылар.

Коткаручылар әйтүенчә, бу урында боз бик юка, ир кеше мөгаен ярдан таеп егылып төшеп шушында батып үлгәндер, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев