Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл буенда – антисептик: сакланам дип, алдана күрмәгез

Казанда машина юлы буенда 5 литрлы антисептиклар сата башлаганнар.

Социаль челтәрләрдә әнә шундый видео барлыкка килде. “Тәрәзәгә сиптерә торган сыеклык бит бу”, “Кәгазен генә алыштырып ябыштырганнар” дип комментарий калдырса, кайберәүләр “коронавирус акча эшләтә” дип яза. Чынлыкта, күп кенә сәүдә үзәкләрендә һәм даруханәләрдә антисептиклар калмаган. Әмма аларны интернет кибетләрдән табып була. Шулай ук “Авито”да да саталар.

Антисептикның 50 мл лысы 100 сумнан-350 сумга кадәр җитә. Күләменә һәм кайда җитештерелүенә карап, бәя үзгәрә. Авырудан сакланам дип, алдакчылар тозагына эләгә күрмәгез!

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X