Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде

Чит ил машинасы тәгәрмәче астында 65 яшьлек ир-ат калып, шунда ук һәлак булган.

5 ноябрьдә 16.20 сәгатьтә Яр Чаллыда, Әлмәт трактында юл-транспорт һәлакәте булды.
63 яшьлек "Митцубиси Аутлендер" автомобиле йөртүчесе шәһәр оешмаларының берсендә каравылчы булып эшләгән 65 яшьлек ир-атны бәрдерә. 
Алынган җәрәхәтләрдән җәяүле һәлакәт урынында вафат була. Тикшерү бара.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев