Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Үзем язган җырлар белән олы сәхнәләрдә чыгыш ясарга иде”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Индира Мөхәммәтшина

Индирага 17 яшь. Бүгенге көндә 2нче номерлы татар гимназиясенең 10нчы сыйныфын тәмамлаган.

– Мин җырлыйм, шәһәркүләм концертларда актив катнашам, Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйныйм, моннан тыш үзебезнең гимназиянең “ABAU” музыкаль төркемендә вокалистка ролен башкарам. “Сабан туе гүзәле” конкурсында балачактан ук катнашасым килгән иде. Быел исә бәйгедә 16 яшьтән үк катнашып була дигәнне ишеткәч, ике дә уйлап тормыйча заявка тапшырдым. Финалга үткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Хыялым – үзем иҗат иткән җырлар белән олы сәхнәләрдә чыгыш ясау. Моннан тыш үземне актриса буларак та сынап карыйсым килә, – дип сөйләде Индира.

Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз! 

Гөлия Ибатуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу