Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөһрә Сәхәбиева сәламәтлеген ничек ныгыта?

Танылган җырчы халык медицинасына өстенлек бирә

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева халык медицинасы ысуллары белән сәламәтлеген ныгыта. «Аллаһка шөкер, әле йогышлы авырулар белән җитди чирләгәнем юк. Якташларыма искиткеч файдалы сәламәтлек катнашмасы тәкъдим итәм. Сезон саен 2 атна чамасы эчсәгез, барлык авырулар сезне урап узар, иммунитетыгыз ныгыр. Аның ингредиентлары организмны пектин, клетчатка, минераль тозлар, органик кислоталарга баета, чын биостимулятор булып тора», – ди ул.

 Катнашманы әзерләү өчен 200 грамм күрәгә, 200 грам йөзем, 200 грамм төшсез кара җимеш, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 5-6 аш кашыгы бал, бер лимон кирәк.

Кипкән җиләк-җимешләрнең өстенә кайнар су салып, 5-10 минутка калдырыгыз, аннары тастымал белән әйбәтләп корытыгыз.
Лимонны кечкенә кисәкләргә бүлеп, орлыклардан арындырыгыз.
Чикләвекләрне табада яки духовкада кыздырыгыз. Барысын бергә блендерда болгатыгыз, килеп чыккан массага бал өстәгез. Банкага тутырып суыткычта саклагыз.

Әлеге витаминлы күчтәнәч калорийларга бай, аны иртән ач карынга ашарга кирәк. Балаларга — 1 бал кашыгы, олыларга 1 аш кашыгы тәкъдим ителә. 3 яшькәчә балаларга бирмәгез, бала имезүче әниләргә да ярамый. Балада аллергия булырга мөмкин.

 

Фото: pixabey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек иммунитет Зөһрәсәхәбиева