Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

1 литрлы банкаларда кыяр тозлыйбыз (рецепт)

Бакчаларыбызда мул уңыш биреп кыярлар өлгерә. Алардан кышка телең йотмалы ризыклар әзерләргә була. Игътибарыгызга Кадрия Ишмурзина рецептын тәкъдим итәбез.

Барлык ингредиентлар 1 литрлы банка исәбеннән алына.

"Банкаларны парландырып алгач, алдан юып, әзерләп куйган кыярларны тутырам да өстенә кайнар су салып 15минут тоткач бөтенләй түгәм. Аннан бер банкага:

- 1аш кашыгы тоз
- 1аш кашыгы өеп шикәр комы
- 3 данә йомры кара борыч (черный перец горошком)
- 3 данә хуш исле борыч (душистый перец)
- 2 данә канәфер (гвоздика)
- 2 тырнак сарымсак (кисәкләп)
- чәй калагы очында лимон кислотасы
- иң өскә 2 баш орлыклы укроп салам.  

Барысында салгач, яңа кайнап чыккан су салам да капкачын каплап, астын өскә әйләндереп куям. Калын одеал каплап суынганчы тотам.
Елда тик шушы рецепт белэн генә тозлыйм". 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт