Алоэның файдасы
Йөзьяшәр (алоэ) – табигый биостимулятор, ул үсемлекләрне ныгыта, үстерә, көч бирә.
Ашлама ясау өчен кимендә 4 яшьлек гөл алырга кирәк, яшь алоэның көче күп түгел. Аскы яфракларын, кисеп, полиэтилен пакетка салырга һәм бер атнага суткычка куярга, аннан иттарткычтан чыгарырга яки блендерда вакларга. Марля аша согын сыгарга. 1,5 л суга 1 чәй кашыгы алоэ согы кушып, атнага бер тапкыр гөлләргә сибәргә була.
Алоэ орлыкны уята. Алоэ яфрагын вак итеп турарга һәм изгәләргә. Капларлык итеп су агызырга. Азрак тоткач сөзәргә. Орлыкларны 10-12 сәгать алоэ төнәтмәсенә салып торсагыз, тишелеше яхшырыр. Мондый орлыктан тишелган үсенте көчлерәк була, авыруларга бик бирешми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев