Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Анкл Бэнс салаты

– Мин бу рецептны җырчы Гөлнара Габидуллинадан алган идем. Берничә ел инде шуны ясыйм. Бу салатны балалар да, оныклар да, дус-туганнар да яратып ашый. «Шәһри Чаллы» газетасы укучыларына да ошар дип ышанам, – дип үз рецептын тәкъдим итте җырчы Әлфия Җәләлова.

Кирәк: озынча итеп туралган ташкабак – 2 кг; шикәр комы – 1 стакан; үсемлек мае – 1 стакан; тоз – 2 аш калагы; томат пастасы – 1 стакан; 9 процентлы уксус – 2 аш калагы; озынча итеп туралган 10 суган; болгар борычы – 5-6 данә; озынча итеп туралган помидор – 10 данә. 

Ташкабак, шикәр комы, үсемлек мае, томат пастасы, уксусны болгатабыз һәм 0,5 стакан су кушып, утка куябыз. Ун минут пешерәбез. Аннан соң суган өстибез дә, тагын ун минут пешерәбез. Шуннан соң болгар борычы кушып, тагын ун минут пешерәбез. Иң ахырдан помидорны кушабыз да, унбиш минут пешерәбез. Әлеге рецепттан 1әр литрлы дүрт банка салат чыга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев