Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бакча җиләгеннән кайнатма

Уңган хуҗабикәләр бакча җиләгенән кайнатмалар әзерләргә дә кереште инде. Сезгә дә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

* 1 кг җиләк, 1,5 кг шикәр, 2 стакан су кирәк. Җиләкне юарга һәм 4-5 сәгать киптерергә. Су һәм шикәрдән сироп кайнатырга да, җиләкне шул кайнар сиропка салырга һәм 20 минут кайнатырга.

* 1 кг җиләк, 1 кг шикәр, 2 стакан су кирәк. Шикәр белән судан сироп кайнатырга, шуңа җиләкне салып, 5 минут кайнатып алырга. Банкага тутырырга, өстен яхшылап капларга.

* 1 кг җиләк, 2 кг шикәр кирәк. Җиләк өстенә шикәр салып, агач кашык белән яхшылап изәргә. 2 сәгать тотарга, аннары әйбәтләп болгатып, коры банкаларга тутырып салкын урынга куярга.

* 1 кг җиләк, 1,2 кг шикәр кирәк. Җиләкне салкын су белән юарга да киптерергә. Аннары өстенә шикәрнең яртысын сибеп, согы бүленеп чыксын өчен 5-6 сәгатькә салкын урынга куярга. Бүленеп чыккан сокны аерым савытка агызырга һәм калган шикәр белән кушып, су өстәмичә генә кайнатып чыгарырга. Шул сиропка җиләкләрне салып, салмак утта, болгата-болгата әзер булганчы кайнатырга.

Җиләкне җыйган көнне үк кайнатырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X