Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Балны ничек сакларга?

Дөрес сакламаган очракта, аны файдалы үзенчәлекләре кими.

«Бал бозылмый», – диләр. Бозылуны кем ничек аңлый – дөрес сакламаганда аның файдалы үзлекләре кими, тәме үзгәрә. 

Балны - 6 градустан +20 градуска кадәр температурада саклыйлар. Шуннан югарырак температурада озак торганда, аның витаминнары таркала башлый. +40 градустан югарырак температурага кадәр җылытканда, файдалы үзлекләре калмый. Тагын бер шарт: саклану температурасын кискен үзгәртмәскә кирәк. Салкында тора икән, шунда калсын. Югыйсә, ул кристаллаша башлый. 

Балны капкачы ябыла торган эмаль яки керамик савытта сакларга кирәк. Бал салган савыт чиста, коры булырга тиеш. Бал яктылыкны яратмый, аны караңгы урында тотарга тырышыгыз. Бал ят исләрне дә тиз сеңдерә, шуңа да ул исле әйберләр янында тормаска тиеш. Кәрәзле бал +10 градустан югарырак температурада торырга тиеш түгел, аны бүлгәләп, капкачы ябык савытка тутырып, суткычка куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр

2
X