Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Балыкчыга өч киңәш

Яңгыр вакытында һәм ай тулган чакта балыкка барып торасы да юк, бу сыналган, барыбер капмаячак.

Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак ташлый башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың. Әлеге эшне җиңеләйтү өчен сезгә тәҗрибәле балыкчылардан берничә киңәш тәкъдим итәбез.

– Балыкка көннең кайсы вакытында бару отышлырак?

– Су асты дөньясы иртән кояш чыкканда хәрәкәткә килә. Көненә карап, сәгать 11ләргә кадәр яхшы эләгә.

– Төрләренә килгәндә исә, чуртан көндезен әйбәт каба. Аның бу вакытта вак балыкларны куып йөргән чагы була. Болытлы көндә, дымлы һавада балык күп эләгә. Андый һава торышында чабак, караканат яхшы алына. Кояш нурларын юмарт сипкәндә гадәттә ерткыч балыклар – сыла, чуртан, алабуга каба. Яңгырдан соң да балыкка ашыксаң була. Шамбы балыгын төнлә тоту үзе бер кызык. Бер эләгә торган урынын тапсаң, аннан күп балык алырга була. Уылдык чәчкән вакытта да балык көне буе каба. Әмма аннан соң балыклар ике атна дәвамында авырый. Бу чакта аларны тотарга ярамый.

– Кайчак балык бөтенләй капмый. Бу нәрсәгә бәйле?

– Балыкның кабу-капмавы атмосфера басымы нинди булудан да тора. Һава басымы 700-750 мм дан артмаса, су буена юл тотарга мөмкин. Яңгыр вакытында һәм ай тулган чакта балыкка барып торасы да юк, бу сыналган, барыбер капмаячак. Һава басымы югары икән, җил юнәлеше көнчыгыштан булса да уңышка өметләнергә кирәкми. 30 градустан артык салкында да балыкта тамак кайгысы юк.

– Җимне ничек сайларга?

– Агымсуда балык төптәрәк булучан, бу вакытта мормышкаларның зуррагы кирәк. Гадәттә, аларга ерткыч балыклар эләгә. Черки личинкасы, чебен, башка кортларны саплау агым булмаган җирдә отышлы. Агымсу булмаган җирдә сохари һәм кипкән көнбагышны иттарткычтан чыгарып болгатасың. Балыклар бу җимне бик ярата. Аннан чистартылмаган көнбагыш маен он белән бутаган камыр-җимгә балык күп җыела. Чистартылган майлар бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык балыкчы ял