Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Быел кыш гардеробта ниләр булырга тиеш?

Стилист фикере.

Гардеробыгызны иң модалы һәм кирәкле әйберләр белән яңартыр өчен артык күп акча кирәк түгел. Йөз кием җыйганчы, азны алыгыз, тик ким дигәндә берничә ел хезмәт итәчәк һәм үз стилегезгә инвестиция булачак яхшы база булдырыгыз. Өс киеме, аяк киеме һәм аксессуарларны килештереп, әйтик, эшлекле очрашуга да, театрга да барырлык образлар ясарга мөмкин. Шунысы да бар – салкын вакытта модасы тиз үтә торган киемнәргә караганда сыйфатка өстенлек бирергә кирәк. 2024 елның кышында нәрсәләр кияргә? Бу хакта стилист Лилия Вәлиева сөйли.

Свитер
Кышын иң кирәкле киемнәрнең берсе – иң суык көннәрдә дә җылытырдай, биек якалы свитер. Оверсайз модельләргә өстенлек бирегез, алар астыннан тагын джемпер яки термокием сыя. Төсләргә килгәндә, монда катгый кагыйдәләр юк. Йөрәгегезгә ышаныгыз: үз-үзегезгә ышанычны арттыра, кәефегезне күтәрә торган әйберләр киегез.

Пиджак, жакет
Пиджак белән төрле чараларга – эшлекле очрашуга да, кичен ял итәргә дә барырга мөмкин. Кыш көне без кат-кат киенеп йөрибез. Шуңа күрә иркен һәм озын фасонны сайласагыз, эчтән футболка яки күлмәк кенә түгел,  водолазка да кия алырсыз.
Туры силуэтлы классик пиджакларга гына тугел, бәйрәмчә булганнарына дә игътибар итегез. Мәсәлән, Шанель стилендәгегә. Төсләргә килсәк алсу, яшел һәм кызыл төсмерләрдәге якты модельләргә.

Водолазка, лонгслив яки джемпер
Трикотаж киемнәр җылы да уңайлы да. Быел  изүе V-образлы итеп киселгән кашемир джемпер яки ярым үтә күренмәле булган лонгслив модада. 

Итәк
Чалбар һәм джинслар уңайлы булса да, безнең гардеробта итәк тә булырга тиеш. Трикотаж, ефәк, пайеткалы һәм джинс итәкләр арасыннан ошаганын сайлап алырга була. Гардеробыгызда ачык төсләр җитмәсә, юбкага басым ясагыз һәм теләсә нинди гади образны үзгәртә алырлык иң матур фасонны сайлагыз.

Чалбар, джинслар
Мом-джинсларга («әниләр джинслары», ягъни биле биек, аяк өлешләре киң, гадәттәгедән кыскарак фасон), чалбарларга яки үзенең актульлелеген югалтмаган киң фасоннарга игътибар итегез. Ләкин балаклары карга тиеп юешләнерлек озын фасоннардан уңайсыз булачак. Шуңа күрә сапоги үкчәсен чак кына каплый торган кыскартылган стиль сайласагыз яхшы. Ә кыш өчен иң кулае – чалбарның ясалма күннән тегелгәне. Пычранса да сөртеп кенә аласы.

Бәйләнгән күлмәк
Сыйфатлы материалдан тегелгән трикотаж күлмәк гардероб түрендәге урынга лаек. Аны дуслар белән очрашуга да ,эшкә яки мәдәни чараларга да кия аласыз.
Озынлыгына килгәндә, яңа сезонда тездән түбән күлмәкләр сапогилар  белән килешле күренәчәк.

Тун, дубленка, пуховик
Бу сезонда сез элек сайламаган иң кыю вариантларны кияргә була. Ачык, җете төстәге, күләмле һәм гадәти булмаган әйберләр, туннар, дубленкалар, пуховиклар уңайлы һәм матур. 

Эшләпә яки шарф
Алар сезнең образыгызның дәвамы да, акценты да булырга мөмкин. Соры яки кара аксессуарлар да күп кешегә килешә. Эшләпәнең зурына һәм капорларга игътибар итегез. Шарфларга килгәндә алар киң һәм озын булырга тиеш.

Аяк киеме
Кышын күн аяк киемен сайлагыз – аның мәшәкате азрак булачак. Тезгә кадәр булган киң кунычлы сапогилар һәм шнурлы, калын табанлы ботинкалар модада. Төскә килгәндә, универсальлеккә өстенлек бирегез: кара, көрән һәм бордо төсмерләрендәге аяк киеме төрле образларга туры киләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев